Язгы чәчүгә әзерлек: орлык кыйммәт, кредит алучы сирәк...

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Быел Татарстанда язгы чәчү кампаниясе башка еллар белән чагыштырганда иртәрәк башланырга охшаган. Моңа, беренче чиратта, республикадагы аномаль җылы һава торышы сәбәпче.


2015 елда язның шактый иртә киләчәге турындагы сөйләшүләр күптән бара. Әгәр бу чыннан да шулай була калса, язгы чәчү кампаниясен иртәрәк башларга туры киләчәк. Шуңа күрә республиканың агросәнәгать комплекслары язгы чәчүгә әзерлекне оператив рәвештә башкарып чыгарга тиеш. Илдә катлаулы икътисади вәзгыять хөкем сөргән чорда бу эшчәнлекнең әһәмияте бермә-бер арта.

Орлыкларга бәя арткан

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов китергән мәгълүматларга караганда, республикада уҗымнарның гомуми мәйданы 590 мең гектар тәшкил итә. Шуларның 340 мең гектары – көзге бодай булса, 240 гектары – көзге арыш. Хәзерге вакытта хуҗалыклар алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – орлыкларны тулысынча әзерләп бетерү.

- Татарстанда ашлык орлыклары белән проблема юк. Билгеле булганча, язгы чәчү кампаниясен уңышлы уздырып җибәрү өчен республикага 335 мең тонна бөртекле орлык кирәк. Ә бездә бу күрсәткеч 386 мең тонна тәшкил итә. Шулай да, кайсыбер хуҗалыклар өчен бу мәсьәлә бик актуаль, - дип ассызыклады Николай Титов Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә.

Ул район җитәкчеләрен бу өлкәдә актив эшләргә чакырды. Ашлык орлыкларын яңартуны тиз арада тәмамлау сорала, дип белдерде министр урынбасары. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, хәзерге вакытта Татарстан кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере орлыкларын сатып ала.

- Орлыкларга ихтыяҗ юк. Бердәнбер проблема: аларга бәя шактый күтәрелде, - дип белдерде Николай Титов.

Дәүләт ярдәме – 13,6 миллиард сум

Ашламалар турында аерым әйтеп китү урынлы булыр. Министр урынбасары китергән мәгълүматларга караганда, әгәр дә сөрүлек җирләре ашлама белән тәэмин ителмәсә, әлеге мәйданнарның бер гектарыннан күп дигәндә нибары 16 центнер уңыш алып булачак.

- Шуңа күрә безнең төп максат – чәчүлек җирләренең бер гектарына ким дигәндә 50 килограмм ашлама кертү, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.

Хәтерләсәгез, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен минераль ашламаларны сатып алырга гыйнвар уртасында ук өнди башлаган иде. Валюта бәясе арту сәбәпле, әлеге төр продукциянең дә хакы күтәрелергә мөмкин, дип белдерде алар. Соңрак исә Россиядә ашлама җитештерүчеләрнең язгы кыр эшләре вакытында бәяләрне 15-20 процентка төшерү карарына килгәнлеге турында мәгълүмат пәйда булган иде.

Гомумән алганда, агымдагы елда чәчү кампаниясен уңышлы үткәреп җибәрү якынча 15 миллиард сумга төшәчәк. Аларның 9 миллиард сумы – кредит акчалары. Шулай булуга да карамастан, хәзерге вакытта кредит белән тәэмин ителгән агросәнәгать комплекслары саны һаман да шактый аз булып кала бирә.

- Шушы көннәрдә без авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән банк вәкилләре арасында төрле очрашулар оештырдык. Тиздән кредит алган хуҗалыклар саны артыр дип өметләнәбез, - дип ассызыклады Николай Титов үзенең чыгышында.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, 2015 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме 13,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Әлеге акчаларның 6,8 миллиард сумы федераль бюджеттан булса, калган 6,8 миллиард сумы - республика казнасы чаралары.

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International