Җылылык турында бәхәс кыза

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Коммуналь хезмәт күрсәтү тарифлары бары тик июль аеннан гына үсәчәк, дип ел башында ук белдерелде. Шул ук вакытта шәһәрдә кайбер күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең гыйнварда җылылык куллану өчен счет-квитанцияләрендәге сумма алдагы айдагыдан артып килде. Яшәүчеләр артымның кайдан килүен аңлатуны сорап, редакциягә шалтыраттылар.
Үстерү коэффициенты каян килгән?

Буа җылылык челтәрләренең абонентлар белән эш-ләү бүлеге хезмәткәрләре белдерүенчә, җылылык өчен түләү арту  2013 ел-ның 16 апрелендәге 344 номерлы Россия Федерациясе карары белән бәй-ле. Ул гомумйорт ихтыяҗына кулланылучы җылылыкны санагыч приборы булмаган, ә аны урнаштыру мөмкинлеге булган йортларга кагыла.  Бу очракта җылылык энергиясен санаганда 2015 елның 1 гыйнварыннан үстерүче коэффициент кулланыла башлаган. Ул быел 30 июньгә кадәр 1,1 зурлыкта билгеләнде. Димәк, моннан соң абонент җылылык өчен түләгән сумма 1,1 коэффициентына тапкырлана, диләр коммуналчылар. Иң кызыгы, кулланучы ни эз-ләсә дә, әлеге коэффициент турында мәгълүматны квитанциядә таба алмаячак. Җәмгыятьнең оператор бүлегендә безгә моны түбәндәгечә аңлаттылар: счет-квитанцияләрдә “ИПУ күрсәткече буенча” дигән графадагы сан хәзер 1.1 коэффицентына тапкырлап күрсәтелә. Йомгак сумманы исәпләү өчен тариф күрсәткечен шул графадагы санга тапкырларга ки-рәк.

- Закон тек закон, бернәрсә эшләп булмый, - диделәр хезмәткәрләр. Ләкин бу яңалыкка нокта куелмаган әле. Шәһәрнең Үзәк урамындагы 9 номерлы йортында яшәүчеләр күптән түгел җылылык куллану өчен түләү арту нисбәтен-нән шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать иткәннәр. Буа шәһәре прокуроры ярдәмчесе Илдар Хәйбуллов белдерүенчә, әлеге йортта яшәүчеләр мөрәҗәгатеннән соң 1,1 коэффицентын куллануның законлымы-түгелме икәнлеге тикшерелгән. Җылылык өчен арттырып исәпләү Арефьев урамындагы 2 “А”, 7, 9, 11, 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21 номерлы, Ефремов урамындагы 133, 138, 142 номерлы, Некрасов урамындагы 23, 25, 27, Р. Люксембург урамындагы 128, 128 “А”, 132, 136, 149, 151, 153, 167, 175 номерлы, Шафранов урамындагы 20, 22 номерлы, Гагарин урамындагы 11, 21, 26 номерлы, Тө-зелеш урамындагы 29, Б. Хмельницкий урамындагы 34, 38, 39, 40, 54, Яшьләр урамындагы 1, 1 “А”, Космовский урамындагы 52/50, Кызыл Армия урамындагы 47 номерлы, Энгельс урамындагы 52/44, Үзәк урамдагы 2 “А”номерлы йортларына кагыла.
Прокуратура тикшерүе ни күрсәтте?

Прокуратура хәлне анализлап, шундый нәтиҗә чыгарды: җылылык чел-тәрләре үстерү коэффицентын законсыз куллана. Чөнки бу йортларда алар белән идарә итү алымы сайланган. Алар белән торак-коммуналь ширкәтләре һәм идарәче компания идарә итә. Ресурслар бе-лән тәэмин итүче оешма буларак, җылылык челтәр-ләре аларга карата үстерүче коэффициент билгели алмый. Әлеге очракта коммуналь хезмәт күрсәтү-ләрне башкаручылар булып ТМШлар һәм идарәче компания санала. Нәкъ менә алар кулланучыдан коммуналь хезмәтләр өчен түләүне таләп итә алалар һәм, шуннан чыгып, 344 номерлы карарга нигезләнеп үстерү коэффициентын кулланырга хокуклылар. Ә җылылык челтәрләре идарәче компания булганда кулланучы белән җылылык бирүгә турыдан-туры килешү төзи һәм коммуналь хезмәтләрне башкаручы булып тора алмый.

Тагын бер мөһим момент: үстерүче коэффициент йортта санагыч урнаштыру мөмкинлеге булганда    яшәүчеләрне аны куюга стимуллаштыру өчен кулланылырга тиеш. Ә ТМШ-лар, идарәче компания әлеге артымны энергия саклауга һәм җылылык би-рү нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтергә тиешләр. Закон бозуларны читләштерүгә юнәлтелгән прокурор тикшерүе акты нигезендә киләсе айдан яшәүчеләргә җылылык өчен тү-ләүне яңадан исәпләү башкарылырга тиеш. Ә җылылык челтәрләре бу карарга ничек карар? Киләсе квитанцияләрдә күрербез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International