Парклар сәүдә үзәкләренә көндәш булачак

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Быел республикада парк һәм скверларны тәртипкә китерүгә көчне дә, акчаны да җәлләмәячәкләр. Зур тарихлы, әмма бүген шактый ташландык хәлдәге яшел зоналар яңа сулыш алачак. Халык үз итеп өлгергән ял үзәкләренә өр-яңалары да өстәләчәк. Республика бюджетыннан бу максатларга 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шулай ук спонсорлар да әлеге социаль проектка битараф калмас дип өметләнәләр.


- Парк һәм скверлар һаваны чистартырга ярдәм итә. Алар углекислый газны сеңдерә һәм кислород бүлеп чыгыра. Шулай ук үсемлекләр тиешле дәрәҗәдәге дымлылык, микроклимат булдыра. Моннан кала алар эстетик роль дә уйный – ландшафтны бизи, кешеләрне табигатькә якынайта, - ди Татарстан урман хуҗалыгы министрыАлмас Нәзиров.

Муниципаль берәмлекләр белән берлектә Парклар һәм скверлар елында башкарылырга тиешле эш күләме буенча киңәшмәләр уздырылган. Алмас Нәзиров сүзләренчә, тупланган мәгълүматлар буенча яңа парклар 800 гектар җирдә җәеләчәк. Аларны яшелләндерү өчен 500 мең үсенте кирәк булачак. Шуларның 200 меңе эре кәлчәләр. Республикабызда булган 55 питомник агачларга булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә ала, ди министр. Шуңа да бу өлкәдә бернинди авырлыклар да туарга тиеш түгел.

Әмма парк ул агачлар гына түгел. Татарстан Президентының парклар һәм скверлар буенча киңәшчесе Наталья Фишман, Мәскәү паркларын төзекләндерүгә зур өлеш керткән кеше сүзләренчә, бакчалар кешеләр бер-берсе белән аралаша, буш вакытын файдалы уздыра алырдай җәмәгать урынына әверелергә тиеш. Инде җәй ахырына татарстанлыларга яңа паркларда ял итү бәхете елмаер дип көтелә.

- Бүген халыкның төп ял урыны булып сәүдә үзәкләре тора. Парк һәм скверлар шул рәвешле вакыт уздыруга көндәшлек итәргә тиеш. Шуңа да парк һәм скверлар проектларын булдырганда җәмәгатьчелек фикерләрен өйрәнү, аларны халык теләгәнчә итүгә зур игътибар биреләчәк, - ди Наталья Фишман.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, парк һәм скверларны төзекләндерүгә һәм яңа ял үзәкләре булдыруга республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Җирле хакимият вәкилләре исә бу сумманың кимендә яртысын иганәчеләр ярдәме белән табачак. Әйтик, Казан паркларын һәм скверларын төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылачак. Спонсорлар ярдәме шул ук күләмдә булыр дип көтелә. Татарстан Президенты йөкләмәсе белән һәр парк буенча попечительләр советы булдырылган, аларның составына шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре дә кергән.

- Иганәчеләр бернинди дивидентлар да көтми. Предприятиеләр паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә үзләреннән нинди өлеш кертәчәген үзләре хәл итә. Бу коммерцияле түгел, ә социаль проект. Әйтик, шәһәр халкы предприятие, оешмаларда көч куя, аларның җитәкчелеге исә шул рәвешле керем ала. Чиста керемнәренең бер өлешен шул шәһәр халкына уңайлыклар булдыруга юнәлтү дөрестер, - диде Игорь Куляжев.

Казанда парк һәм скверларны төзекләндерү эше узган елда ук башланып киткән иде. Горький паркы яңарды, Химиклар мәдәният йорты янындагы бакчаны төзекләндерүгә тотындылар, Җиңү паркы яңа сулыш ала. Барлыгы исә башкалабызда 130 ял үзәге бар. Быел шуларның 32се тәртипкә китереләчәк. Чиратта кайсылары, аларны җитәкчеләребез ни рәвешле күзаллый икәнне журналистларга апрель башында хәбәр итәргә вәгъдә бирделәр.

 

 

Источник : http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International