Яшәгән саен яшәрә

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Җитмешне ябып, сиксәнен ваклый башлавына исе китми Искәндәр Сәйфетдиновның. Пенсия фонды идарәсе каршында оештырылган Россия пенсионерлары берләшмәсендә  көч күнегүләре буенча район чемпионы исемен яулады, Бөек Җиңү юбилее уңаеннан республика ярышларында ветеран спортчылар арасында да сынатмады, җәмәгать эшләренә дә өлгерә. Боларның барысына да  яшьтән спорт белән дус булуы ярдәм итә аңа.
Тумышы белән Татар Биморзасы егете ул. Зур Боерган җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Буага килә. Укыганда ук физкультураны ярата. Армия хезмәтенә чакыртылгач физик яктан нык, исән солдатны Венгриягә җибәрәләр. Танкчы, механик-йөртүче була. Үрнәк хезмәте өчен бер елдан соң туган иленә ялга да кайта солдат. Кайтуышлый 1967 елның 9 Маенда Мәскәүдә Кызыл Мәйданда Җиңү парадында катнаша.
Хәрби бурычын тәмамлаганнан соң Буага кайтып урнаша. 22 яшьлек егетне ул вакытта районның беренче секретаре Н? Сәлимуллин граҗданнар оборонасының районара мәктәбенә директор итеп билгели. 1970 елда әлеге хәрби уку йорты ябыла, Искәндәр Сәйфетдиновны Буа шәһәре башкарма комитетының коммуналь йортлар идарәчесе итеп билгелиләр. Шул арада Казан педагогия институтында югары белем ала ул. Күңеле белән мәктәптә булган яшь белгеч шул өлкәгә күчәргә җай чыккач, бик теләп ризалаша. Биш район мәктәпләрен уку өчен кирәкле фильмнар белән тәэмин итеп тора. 1975 елда республиканың барлык районнарында “Татсельхозмонтаж“ каршында уку курслары комбинатлары оештырыла. Мәгариф өлкәсендә азрак тәҗрибә туплаган белгечне Буадагы филиалына мөдир итеп күчерәләр. 25 ел шунда эшләп лаеклы ялга китә. Шул дәвердә колхозлар, совхозлар өчен йөзәрләгән белгеч өзерләп чыгарыла. Искәндәр Тимергалиевичны бүгенге көндә дә районның барлык авылларында диярлек таныйлар. Бигрәк тә чуаш авылларында үз итәләр аны. Русча аңламаган курсантларга күп нәрсәне чуашчага тәрҗемә итеп төшендерде бит укытучы.
Лаеклы ялга киткәч спорт белән якынаерга вакыты күп кала, шуңа  кабат сәламәт яшәүдә активлаша. Районда пенсионер спортчылар берләшмәсендә 16лап кеше исәпләнә. Ә көч күнегүләре остасы буларак аңа тиңнәр юк. Дүртенче ел рәттән район чемпионы исемен йөртә. Район пенсионерлары исемен Татарстанга танытып, республика пенсионерлары спартакиадасында әлеге спорт төре буенча 5нче урынга чыкты.
Ветеран-спортчы Ватан сакчысы көне уңаеннан Татарстан Президенты белән берничә тапкыр очрашуда катнашты, котлаулар кабул итте. Шушы көннәрдә 70 яшен түгәрәкләгән, егетләрдәй җитез юбилярга киләчәктә дә сынатмавын телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International