Бүген юеш кар һәм пыскак яңгыр ява

2015 елның 21 марты, шимбә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген, 21 мартта, республика буенча аязучан болытлы һава, урыны белән бераз явым-төшемнәр көтелә.

 

Урыны белән төнлә дә күзәтелгән кар, юеш кар иртән дә булачак. Көндез пыскак яңгыр яварга мөмкин. Иртәнге якларда  юлларда урыны белән бозлавык саклана.

Һава температурасы көндез 4-9 градуска кадәр җылыначак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында — иң салкыны, төньягында иң җылысы булачак.

Казанда  алмашучан болытлы һава, бераз явым-төшемнәр булуы ихтимал. Көндез 4-8 градуска кадәр җылы була.

22 мартка каршы төндә болытлы һава. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда юеш кара һәм пыскак яңгыр көтелә. Һава температурасы 4 градус салкыннан алып 1 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International