Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе синоптиклары фаразлавынча, бүген, 23 мартта, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Иртән кар, көндез юеш кар көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык.
Һава температурасына килгәндә, Татарстанда көндез 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез Татарстаннның көньяк районнарында иң җылысы, көньяк-көнчыгышта иң салкыны булачак.
Казанда көндез 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булыр дип фаразланыла.
24 мартка каршы төндә Татарстанда болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Һава температурасы 13, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкын булачак.
Источник: http://intertat.ru