Аптекада даруны алмаштырып алып буламы?

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
“Даруханәдә сатып алган дару препаратын кире тапшырып буламы?
Гөлфия САФИНА.
Буа шәһәре.
“Шәһәрдәге аптекаларның берсендә кан басымы үлчәгеч прибор – тонометр сатып алган идек. Өйдә кабызып карадык, кабынмый. Аптекага кире илттек, алмыйлар. Бу очракта нишләргә?
Фарил ЗАҺИДУЛЛИН.
Иске Суыксу авылы.
Сорауларга Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең  Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм ХӘБИБУЛЛИН җавап бирә:
- Россия Хөкүмәте карары белән алмаштырырга ярамаган азык-төлек булмаган товарлар исемлеге расланган иде. Аңа дару препаратлары, авыруларны профилактикалау һәм дәвалау товарлары һәм медицина приборлары һәм аппаратуралары, шәхси гигиена әйберләре дә керә. Гадәттә, бу исемлек аптекаларда эленгән була.
Ә менә даруның яисә медицина приборының сыйфаты буенча җитешсезлекләр булса, кулланучы аны тиңдәш товарга, бәясен кабат исәпләп, башка маркадагыга алмаштыруны яисә акчасын кире кайтаруны таләп итә ала. Сыйфат буенча җитешсезлек дип яраклылык срогы узу, маркировкалауда дефектлар, препаратны куллану инструкциясе булмау, төсе, консистенциясе, үтә күренмәлелеге, формасы, зурлыгы инструкциядә язылганча булмау, теләсә кайсы брак санала.
Шундый искәрмә дә бар: сатып алучы медицина приборын дөрес, пөхтә кулланмаса, җитешсезлекнең гаеплесен экспертиза гына ачыклый ала. Тикшерү сатучы хисабыннан булачак. Әгәр экспертиза товарның тиешенчә кулланмау нәтиҗәсен-дә җимерелүен ачыкласа, ул аптекага ки-ре кабул ителми, тикшерү чыгымнарын да капларга туры килә, киресенчә булса, аптека аны алмаштыра яисә акчасын кире кайтара
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International