СПОРТ СӨЮЧЕЛӘРГӘ БҮЛӘК

2016 елның 29 июле, җомга

Бу көннәрдә Яшел Үзән районында өч яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Аларның берсе – Мулла иле авылында, икесе шәһәрдә урнашкан. Тантанада Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнашты.

Ул мәктәп яны стадионнарының сыйфатын югары бәяләде.

-Әлеге мәйданчыкларда тренажер зоналары да урнашкан, барысы да заманча һәм сыйфатлы итеп башкарылган, - диде ул.

Хәзерге вакытта республика зур спорт объектлары түгел, ә кече формадагы, яшәү урыны буенча, белем бирү учреждениеләре каршында спорт мәйданчыкларын төзүгә йөз тота. Кешеләр үзләренә уңайлы вакытта бирегә килеп, спорт белән шөгыльләнә алырга тиеш. Республика программасы нәкъ менә шуны максат итеп куя, бу – Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсе. Сер түгел, хәзер Татарстан халкы карамагында – иң заманча спорт корылмалары.

Былтыр республикада 162 ишегалды мини-стадионы ачылды. Шуларның 4есе Буа районында. Быел Ырыңгы һәм Иске Суыксу авылларында яңа спорт мәйданчыклары эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International