Буа районында 2016 елның беренче игезәк сабыйлары

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. 1 август көнендә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Хайбуллиннар гаиләсендә туган кызларга Альсина  һәм Айсылу дип исем куштылар.  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле яшь әнигә туу турында таныклык тапшырдылар, балалар тәрбияләүдә уңышлар һәм сабырлык, ә нәниләргә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International