Шәһәрнең Хаҗилар мәчете янында яңа спорт мәйданчыгы булдырылды – биредә районның төрле яшьтәге дин әһелләре футбол, волейбол уйный.
Район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, мондый спорт мәйданчыгын ясау идеясе быел барлыкка килгән. Әлегә кадәр спорт сөюче дин әһелләре рөхсәт сорап шәһәр мәктәпләренең мәйданчыкларында уй-наганнар. Изге эшкә тотынгач, ярдәмчеләре дә табылган. Мөхтәсибәт, шәһәр мәчетләре, район-ның кайбер оешма-предприятие җитәкчеләре биргән акчага мәчеткә йөрүче бабайлар, абыйлар 30x10 үлчәмле спорт мәйданчыгы кырыена алдан баганалар утыртып чыкканнар, аннан тимер челтәр белән тотканнар.
-Беркем дә эштән тартынып тормады, олы абыйлар да иртәдән кичкә кадәр хезмәт куйды. Мондый файдалы очрашу урыны күптән кирәк иде безгә, - ди хәзрәт.
Мәйданчык сафка басуга ук беренче уен турнирын да үткәргәннәр. Монда мәчеткә йөрүчеләр ге-нә түгел, районның олысы-кечесе футболда, армрестлингта, аркан тартуда көчен сынаган. Нәтиҗәдә, җиңүченең күчмә кубогын Иске Суыксу командасы алган. Аннан башка ярышлар да үткәрелә башлаган. Кыскасы, көнаралаш кичке 6дан 8 сәгатькә кадәр Хаҗилар мәчете янындагы мәйданда муллалар, аларга ияреп яшь спорт сөючеләр дә туп тибә хәзер. Уйнап арып кергән спортчыларны мәчеттә Фәһим хәзрәт кайнар чәй куеп каршы ала. Ильмир Хәсәнов белдерүенчә, тиздән чиркәүләрдә хезмәт итү-челәр дә кушылачак. Мәсәлән, Ырыңгы авылы чиркәве настоятеле Игорь Егоров күптән үзенең командасын булдырып футболда, волейболда көч сынашырга теләк бел-дергән. Аларга шәһәрдәге “Троица” чиркәве насто-ятеле Иоанн Ткачук җыйган команда да кушылырга тора.
-Әгәр дә районда барлык командалар да катнашса, бу гади спорт ярышы гына түгел, ә чираттагы дуслык бәйрәме була. Әлеге яңалыгыбыз әйбәт традициягә әверелсен иде. Яшьләрне дә заманча кесә телефоннарыннан, компьютердан аерып алып, сәламәт яшәү рәве-шенә өйрәтсәк, шат бу-лыр идек. Килсеннәр, уйнасыннар, - ди спорт сөюче район мөхтәсибе.
Әле мәйданчык авторла-ры моның белән генә тукталып калырга җыен-мый, киләчәктә бирегә спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазлар да ко-рырга ниятлиләр. Әлегә турниклар урнаштыру, өстәл теннисы өчен җиһазлар сатып алу планлаштырылган.