Узган ел республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан барлык 45 муниципаль берәмлектә масштаблы эшләр барды. Программаны реализацияләү барышында 3100 мең квадрат метр мәйданда уңайлылыклар тудырылды. Меңләгән кешелек уңайлы ял итү урыннары барлыкка килде.
Рөстәм Миңнеханов Буада Үзәк паркта барган төзекләндерү эшләре белән дә танышты. Алдан ул үзәк мәйдандагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал-комплекска, Социалистик Хезмәт Геройлары һәйкәлләренә чәчәкләр салды. Үзәк паркта төзекләндерү эшләре узган ел башланды. Моңа 13,5 миллион сум акчаны республика бирде. Әлеге суммага “Созидатель” подрядчы оешмасы эшчеләре былтыр ремонтның беренче этабын башкардылар. Быел республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 11,6 миллион сумга, 5,8 миллион сум район акчасына паркны реконструкцияләү дәвам итте. Президент парк уртасындагы фонтанны да карады.