ПЕТР НИКОЛАЕВ:“Мин ипи үстерәм”

2016 елның 5 августы, җомга

“Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалында Петр Николаев 61 яшендә булса да, яшь комбайнчыларга “махы” бирми әле. Һаман алдынгылар исемлегендә. Улы Алексей да әтисеннән калышмый, бала чактан ук басудан кайтып кермәгән егет техниканы да биш бармагы кебек белә.

Без Карлы авылы янындагы кырга килгәндә, барлык комбайннар тузан туздырып, язгы бодай суктыралар иде. Әтиле-уллы Николаевлар турында язарга килдек дигәч, “КамАЗ” автомобиле йөртүчеләре көлделәр генә:

-Сез Николаевларны эштән аера алырсызмы икән, алар бер минут вакытны да әрәм итмиләр. Менә хәзер кич ашарга туктасалар гына, - диештеләр алар.

Аларның сүзен “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалы директоры Фаяз Кәримов та куәтләде. Шулай булды да, аш китерделәр, кырдагы техника гөрелтесе 12-20 минутка тынып торды. Петр Николаевны ашаган вакытта “эләктердек”,  әмма улы Алексей кай арада китеп барган.

-Комбайнның бер детале сынды, шуны эретеп ябыштырырга китте. Кеше ашаганда төзәтеп, башкалар белән яңадан сафка басасы килә аның, - диде әти кеше. Шулай итеп өч дистәдән күбрәк җәен комбайнда иген игеп уздырган Петр комбайнчы белән әңгәмә кора башладык.

- Комбайн миңа наркотик кебек. 15 яшемнән ярдәмче булдым, соңрак үзем утырдым. Инде “чирем” улыма да күчте. Ул да җәй башында урып-җыю эшләрен көтә башлый, - диде ул көлемсерәп.

Аның ашыгып-ашыгып ашаганын күргәч, сорап куйдым:

-Сез сезонда күбрәк акча яисә терлекләргә иген эшләп калырга ашкынасызмы? Әллә инде алдынгылыкны бирергә гарьләнәсезме? – дим.

-Иң мөһиме – комбайнчы һөнәре ошый. Менә мин хәзер тәмле итеп ипи ашап утырам. Ә бәлки мин иккән игеннән пешерелгәндер? Хезмәтемнән күпме кеше туклана. Сабыйлар ач утырмый, - диде ул.

Гади авыл абзые шундый тирән уйлый! Аннан ул сүзен дәвам итеп, сорауларыма да төгәл җавап бирә башлады. Тир түгеп эшләгән акчаны алуы һәрвакыт рәхәт, ди. Ә менә күпләп иген игүенә элегрәк күбрәк шатланган Петр Николаев, чөнки ул вакытта хатыны Раиса түти белән тоткан терлек-туарның баш саны ишле булган. Хәзер улы Алексейның малкайлары күп ди. Ә хезмәттәшләре арасында лидер булуын да ул гади итеп аңлатты, эшлим, вакытымны әрәм итмим, комбайн җимерелсә, тиз арада ремонтларга тырышам, улым Алексейга да ярдәм итәм, диде дә, маңгаендагы тирен сөртеп, яшь егетләрчә яңадан комбайнына сикерде. Ә без бик сокландык. Мондый уракчылар булганда икмәк кадере һәрвакыт булыр, безнең тамагыбыз тук булыр дип ышандык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International