Шәһәр, республика көненә багышланган бәйрәм узды шәһәрнең үзәк паркында сишәмбе көнне. Җылы кич, сәхнәдән агылган музыка бар халыкны шунда дәште.
Билгеләнгән вакытта бәйрәм башланып китте. Башлап буалыларны, кунакларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тәбрикләде. Ул районда булган төзелешләр, үзгәрешләр, эшләп килүче дәүләт программалары, киләчәккә планнар белән таныштырды.
– Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыю төгәлләнде. Игенчеләребез 166 мең тоннадан күбрәк ашлык суктырып алдылар. Бу республикада тулай җыем буенча иң зур күрсәткеч. Әйдәгез, алкышлап, аларга рәхмәтебезне җиткерик, – диде ул. Аннан район башлыгы Буаны үстерүгә өлеш керткән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Рамил Равил улы Әһлиуллинга “Фидакарь хезмәте өчен” Татарстан Республикасы медале, “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Флюра Хәбибулла кызы Аббазовага Татарстан Президентының Рәхмәт хатын, районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Алсу Рафаил кызы Таҗетдиновага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул шулай ук шәһәрнең Үзәк паркын реконструкцияләүгә һәм төзекләндерүгә өлеш керткән уку йортлары, балалар бакчалары, оешма-предприятиеләр коллективларын, шәхси эшмәкәрләрне бүләкләде. Буалыларга теләкләрен шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе Шакир Яһүдин, “Яшьләр институты” фәнни-тикшеренү үзәге директоры Борис Менделевич та җиткерделәр.
Бүләкләүләр моның белән генә бетмәде әле. Аннан традиция буенча сәхнәгә үз территорияләрен, өй алларын чәчәкләр белән иң матур бизәүчеләрне чакырдылар. Быелгы конкурста җиңүчеләр булып “Карлинский” ит йорты, балалар бакчалары арасында “Батыр”, уку йортларыннан 1 номерлы мәктәп, шәхси хуҗалыклардан Светлая урамында яшәүче Рауфия Фәсхетдинова, торак милекчеләре ширкатләреннән Яшьләр урамының 1 номерлы йорты (Алсу Хөснетдинова), авылларда яшәүчеләрдән Татар Буасыннан Гүзәл Җаббарова, паркта чәчәк композицияләре булдыручылар арасында Адав-Толымбай мәктәбе танылдылар. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никифоров икенче-өченче урыннарны алучыларны да, кызыксындыру бүләкләренә ия булучыларны да билгеләп үтте.
Сәхнә яныннан халык бәйрәм беткәнче таралмады – рәхәтләнеп район үзешчәннәренең, балаларның чыгышларын карады. Кушылып җырлады, биеде. Биим диючеләргә аерым ретро-мәйданчык та бар иде. Анда ветеринария техникумы укучылары “идарә иттеләр”. Бу кичтә шулай ук үзәк китапханә оештырган буккроссингта китаплар алыштырырга, кул эшләре буенча мастер-класслар алырга, мольбертлар артында рәсем ясаучы 1 номерлы сәнгать мәктәбе укучыларының эшен күзәтергә мөмкин иде. Халык күңеленә туган якны өйрәнү музее оештырган “Чәчәк ат, Татарстаным” фотографияләр күргәзмәсе дә хуш килде.
– Бүген төрле почмакларда төшерелгәннәре дә матур. Ә менә элеккеге биналар сурәтләнгәннәрен аеруча җентекләп карадым. Яшьлегем искә төште, – ди буалы Нина Захарова.
Өлкәннәр эскәмияләргә утырып, парктагы матурлыкны күзәтүне хуп күрсә, бала-чагалар үзәк мәйданда урын алган күпсанлы батутларны “штурмлады”, әти-әниләреннән ялынып баллы мамык, поп-корн, туңдырма, уенчык, яна торган шарлар алдырттылар. Спорт сөючеләрнең дә үз мәйданнары бар иде. Акыл уенын үз итүчеләр шашка-шахмат өстәлләре артында урын алды. Аларга якындагы ыгы-зыгы әллә бар, әллә юк. Әнә, алты яшьлек Адел Хәйруллин шашка уйный. Көндәшләрен отып кына тора. Сигезнең икесенә генә оттырды.
– “Дюймовочка” балалар бакчасында өйрәттеләр, – ди. Ә стадионда спортчылар кул көрәштерделәр, гер күтәрделәр, аркан тарттылар. Авыл һәм шәһәр ветераннар командалары арасында иптәшләрчә футбол ярышы узды. Авыллар көчлерәк булып чыкты. Аркан тартуда Татар Буасы командасы отты. “ГАЗель” автомобилен вакытка сөйрәүдә, ни хикмәт, көчен сынаучылар аз булмады. Алар арасында җиңүне армрестлингта да икенче урын алган Яңа Чәчкаптан Азат Шиһапов яулады.
– Беренче тапкыр гына тарттым. Көч һәм мәлен белү кирәк, – ди егет. Менә шундый бәйрәм булды Шәһәр көнендә. Ул салют белән төгәлләнде.