Көньяк җимеше бездә “пропискага керде”

2016 елның 7 октябре, җомга

Сишәмбе көнне үзәк китапханә бинасына районның виноград үстерүчеләре җыелды. Көзге Сөмбелә бәйрәме уңаеннан “Экос” клубы үткәргән бу чарада без дә катнашып кайттык.

Тәлгәшле җимешне ничек утыртырга, карарга һәм сакларга? Менә шул хакта фикер алыштылар “түгәрәк өстәл” артында утыручылар. Аларның иң күп сораулары, мөгаен, Салих Гафуровка булгандыр. Гомер буе инженер булып эшләсә дә, һөнәре һәм күңеле белән агроном булган виноградчы үзенең яраткан шөгыле турында рәхәтләнеп сөйләде. Аның бакчасында көзнең соңгы чәчәкләре дә гөрләп утыра, мул яшелчә уңышы да кышлыкка тупланган,  коймаларны каплаган ви-ноградның җимеше җыеп алынган. 

-Виноград үстерү белән 14-15 ел буе шөгыльләнәм. “Московский” сортына өстенлек бирәм. Беренче тапкыр бер виноград чыбыгын танышымнан алып кайткан идем. Ә аны карау серләрен үзлегемнән өйрәндем, - дип сөйләде ул үзенең бу шөгыле турында.

Салих абый көньяк җиме-шен утыртуга әзерлекне февраль аенда ук башлый. Көзен кисеп, әзерләп подвалга куеп калдырган чыбыкларның төбенә туфрак салып пакетка чорнап куя. Алар май аена яфраклар чыгарып, утыртырга әзер булалар. Язын җилдән ышыграк урынга, гадәттә койма буена утырта. Коры көннәрне ике көнгә бер су сибеп тора. Көзен уңышны җыеп алгач, озын үскән ботакларны кисә, төбенә черемә өеп, салам, пычкы чүбе белән каплый. Менә шундый гади дә, шул ук вакытта  белем дә таләп итүче хезмәтнең уңышы  яхшы була – бакчачы ел саен бер төптән 20 килограмм виноград ала. Берничә ай буенча өстәленнән мондый сый-нигъмәт өзелми Гафуровларның.

Түгәрәк өстәл артындагы башка виноградчылар –  Зур Фроловодан Михаил Кудряшов, Буадан Сәридә Кәримуллина, шәһәрнең Васильевка бистәсеннән Реналь Әхмәтҗанов та үз осталыкларын сөйләде-ләр. Соңгысы виноградны 10 сотый җирдә үстерә. Унга якын сортны үстерүче Реналь моның белән генә тукталып калырга җыенмый. Ул мо-ның белән кәсеп итеп кенә калмыйча, тәлгәшле җимешнең катнаш төрлә-рен үрчетү белән кызыксына. Үсентеләрне күп-челек Сызрань шәһәрен-нән, безнең климатка туры килгәннәрен сатып алып кайта.

-Бакчадагы үз кулларың белән эшкәртеп үстергән кызыл, яшел, зәңгәр виноград тәлгәшләрен карап йөрү күңелемә рәхәтлек бирә, - ди Реналь. Салих Гафуров виноград үсте-рүдә төп ашлама итеп черемәне файдаланса, Реналь бор катнашмасы, тимер купоросы белән дә тукландыра.

Берничә сәгать буе виноградчылар армый-талмый тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ә бу җи-мешне үстерү белән кызыксынучылар сораулар яудырдылар. Кыскасы, кызыклы һәм файдалы очрашуның озак булуы сизелмәде дә, ул бер минут кебек узып та китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International