Алар моны даими раслап торалар. Күптән түгел Ульяновск шәһәрендә узган бәйгедә дә күп призлы урыннар яуладылар. Ул ике көн дәвам итте. Беренче көнне нунчаки-кумитэда (нунчаки белән сугышу) – 25, икенче көнне шобу санбон кумитэда (гадәти сугышу. Алга таба – кумитэ) 18 спортчы көчен сынады. Ике категория буенча да беренче урынны 8 яшьлекләр арасында 22 килограммга кадәр үлчәү категориясендә М. Вахитов исемендәге гимназиядән Данила Смирнов, 25 килограммнан югарырак үлчәүдә Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Тимур Феклистов, икенче урынны 10-11 яшьлекләр арасында М. Вахитов исемендәге гимназиядән Рәсим Фәсхетдинов, өченчене шуннан ук Азамат Хәсәнов, Рамазан Исхаков яуладылар. 5 номерлы гимназиядән Роман Степанов 9 яшьлекләр арасында кумитэда беренче, нунчаки-кумитэда өченче булды. 6-7 яшьлекләр арасында нунчаки-кумитэда беренче тапкыр беренче урынга 2 номерлы лицейдан Кирилл Сергейчев ия булды. Төрле яшьтәгеләр арасында һәм төрле категорияләрдә призлы урыннарны тагын лицей-интернаттан Фаил Баһаветдинов, 5 номерлы гимназиядән Самат Насыйбуллин, Булат Юнысов, Кәрим Низамов, Кырык Садактан Ислам Исламов, 2 номерлы лицейдан Наил Ногманов, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Самир Хәсәнҗанов, Дима Алешин, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Адел Мөхәммәтшин, Апастан Амил Сәлимуллин алдылар. Сэнсей-тренер Ринат Хәсәнов ярышларга баруны оештырган барлык әти-әниләргә рәхмәтен җиткерә һәм шәкертләренең 21-23 октябрь көннәрендә Чабаксарда узачак Россия Кубогы бәйгесендә тагын җиңүләр яулауларына ышана.