Хәзер салынган юллар, моннан 20 ел элек төзелгәннәреннән нык аерыла. Составы буенча. Юлчыларның күптән түгел узган һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “асфальт ясау кухнясы” белән якыннан танышып кайттык.
“Вираж” җәмгыяте карамагындагы заводта сәгатенә 120 тонна 180 градуслы асфальт ясыйлар. Төп эш белән компьютер “җитәкчелек итә”, ул беренчел бункерга төрле катнашмалар салынудан алып әзер асфальт чыкканчыга кадәр процессны контрольдә тота. Ялгышлык китсә, сигнал бирә. Участок начальнигы һәм оператор егетләр аны шунда ук читләштерәләр.
-Битумны Сызрань шәһәреннән ташыйбыз. Минераль порошокны үзебез ясыйбыз. Алар асфальтның төп составын тәшкил итүче чималлар. Технологияләр яңарып тора, тик юлларның чыдамлыгына карап таләп үзгәрми, - ди җәмгыятьнең баш инженеры Ринат Хәмидуллин.
Юл полосаларының чыдамлылыгын арттыру өчен виражлылар соңгы елларда ташлы-маститлы асфальтбетонлы состав ясыйлар, ул – су үткәрмәү буенча лидер. Күнегелгән төзелеш комы бу составка кертелми. Төп чимал итеп таш алына, аңа битум белән минераль порошок кушалар. Өстәвенә – полимер. Әлеге матдә асфальт өслеккә эластиклык бирә. Андый юлларда озак вакыт ярыклар һәм колеяләр хасил булмый. Билгеле, мондый капиталь салуның бәясе шактый кыйммәт, Ринат Хәмидуллин белдерүенчә, 1 чакрым полимерлы юл 40 миллион сумга төшә, ә гадәти төзү 10 миллион сум тирәсе тора. Күптән түгел мондый кыйммәтле асфальт Буаның Әйләнеч юлында салынган.
Юл ясауның “эконом” яки калдыкларсыз җитештерү варианты да бар. Ул һөнәри телдә “салкын регенерация” дип атала. Бу очракта иске асфальт юлны ватып, ваклаталар, аңа вак таш өстәп яңадан җәяләр. Иң өскә яңа асфальт өслек каплана. Быел Татар Буасы авылына юл әнә шундый ысул белән ясала.
- Без, подрядчы оешма буларак, юлларга 4 ел гарантия бирәбез. Бу вакыт эчендә җитешсезлекләр булса, килеп төзәтәбез. Юлны күбрәк язгы-көзге сулар җимерә. Кышын юлларда кар өелеп торса да начар, дым, юеш әкрен генә асфальт составындагы материалларның оешып, ябышып тору сыйфатын юкка чыгара. Нәтиҗәдә өслек ватылып, ярыклар, колеяләр барлыкка килә, - ди баш инженер. Тагын бер асфальтка зыян китерүче фактор ул – авыр йөк автомобильләренең асфальтка басым ясавы. Юл бер күчәргә 7-8 тоннага кадәр генә авырлык “күтәрә ала”.
“Юл кухнясы” гади һәм арзан түгел булып чыкты. Бер километры да зур байлык икән.