Фестиваль масштабына күтәрелергә

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Үткән атнада  Буа дәүләт драма театры бинасына республиканың һәм Россиянең кайбер регионнарының театр сәнгате белгечләре, артистлар җыелды.  Биредә “Буа театры Россиянең күпмилләтле театры контекстында: тарих, заман, перспективалар” дигән темага конференция узды.

Аның барышында театр эшчәнлегенә багышланган мөһим мәсьәләләр каралды. Шуларның берсе Буада театраль фестиваль булдыруга багышланган иде. Бу идея бүген генә барлыкка килгән әйбер түгел. Аның нигезе күптән салынган. Беренчедән, балалар-яшьләр театр коллективларының “Ният” фестиваль-конкурсы белән. Ул сигез тапкыр үткәрелде инде. Аннан берничә ел рәттән язын һәм көзен театр декадасы уздырылды, былтыр исә “Театраль Буа” айлыкка әверелде. Спектакльләрне  республикалылар белән беррәттән Россия регионнары театрлары да күрсәтте. Шул вакытта театр җитәкчесе Раил Садриев Татарстанның театр эшлеклеләре Берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәевнең аны киләчәктә фестиваль форматында үткәрү  тәкъдиме белән мәдәният министрына мөрәҗәгать итүен әйткән иде. Ә бүгенге конференциядә аның нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әдәбият бүлеге мөдире, театр тәнкыйтьчесе  Нияз Игъламов залда утырган төрле театрлар, шулай ук халык театрлары җитәкчеләреннән, режиссерларыннан, артистларыннан аның исеме, форматы, масштабы, үткәрү вакыты, конкурс рәвешендә булу-булмавы һәм башкалар буенча тәкъдимнәрен, сорауларын җиткерүләрен сорады. Сораулар күп булмады. Алексеевск районыннан килүче анда халык театрлары катнаша алу-алмавы белән кызыксынды. Моңа каршы Нияз Рәүф улы иң элек театрның ниндилеге түгел, ә спектакльнең сәнгать дәрәҗәсе  мөһим булуын әйтте. Тәкъдимнәргә килгәндә, Островский исемендәге Мәләкәс драма театры директоры, фестиваль үткәрүдә тәҗрибәсе булган Эрнест Ишмяков фестивальнең 100 процент нәтиҗәле булачагына ышануын белдерде.

– Беренче чиратта аның идеясен билгеләргә, җәлеп итәрлек исем табарга, спонсорлар эзләргә кирәк. Тагын мастер-класслар, семинарлар үткәрү мөмкинлеген  булдыру да мәслихәт, – диде ул. Бу читтән килгән театрлар коллективлары берничә көн дәвамында Буада яшәргә тиеш була дигән сүз. Ә моның өчен бездә барлык мөмкинлекләр бар. Шулай ук спектакльләрне берьюлы берничә залда күрсәтеп булачак. Бу да фестиваль таләбе. Мәскәүнең “Avalon ARS Terra” театры сәнгать җитәкчесе, Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Алексей Козлов, “Сәхнә” журналы баш редакторы, язучы, балалар өчен театр фестивале оештыручы Зиннур Хөснияр, Г. Камал театрыннан Россия һәм Татарстанның халык артисты Әзгар Шакиров һәм башкалар да Раил Садриевның оештыру сәләтенә югары бәя бирделәр, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Чыгыш ясаучылар нигездә фестивальнең конкурс рәвешендә узуын телиләр. Раил Илдар улы фестивальне 10-25 мартка планлаштыруын әйтте. Әлеге дата хупланырга мөмкин, чөнки ул вакытта башка фестивальләр оештырылмый. Әлегә шулар. Ә Буада узачак фестивальнең төгәл нидән гыйбарәт булуы якын киләчәктә хәл ителеп бетәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International