Әниләр бәйрәме уңаеннан мәкаләбез герое итеп юкка гына бу ханымны сайламадык. Резеда Мәхмүтова табигатьтә иң матур мизгелләр – ана булу, бала тудыру, бәбигә беренче кат күкрәк сөте бирү кебек изге күренешләр белән һәр көнне диярлек очраша.
Дипломлы шәфкать туташына эшкә урнашканда сайлау мөмкинлеге бар иде, ул ике дә уйламыйча Килдураз участок дәваханәсенең бала тудыру бүлегенә килде. Беренче эш көнендә үк зур сынау узды – авыл апае бишенчегә бала табарга килгән. Үзе:
- Курыкма, сеңелем, барысы да әйбәт булачак, - дип яшь акушерны тынычландырып та куйды. Апа бишенчесен исән-имин дөньяга китерде.
Участок дәваханәсе ябылгач, Резеда янә бала тудыру бүлегенә эшкә урнашты. Бу юлы үзәк дәваханәгә.
- 38 елдан бирле иртән торгач аякларым үзенән-үзе дәваханә ягына атлый. Акушер булу өчен сизгер йөрәкле булырга кирәктер. Бәби табарга килгән әни сиңа ышанып карый, син дә аңа туганыңа кебек якы-наясың. Ике арада киеренкелек калмаска тиеш, дип уйлыйм, - ди Резеда апа. Ә бала дөньяга килү – ул илаһи мизгел. Тудыру өстәлендә соңгы хәлендә яткан әнинең бәбие елап җибәргән тавышка ничек сөенгәнен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Баласын күкрәгенә салгач аларның йөрәкләре уртак тибә башлый. Җылы карыннан таныш түгел дөньяга чыккан сабый шушы якын йөрәк тибешен кабат тойгач тынычланып китә. Районара бала тудыру бүлеге мөдире Миләүшә Җәлә-летдинова яңа туган баланы әнисе күкрәгенә салырга кирәклеге, хәтта законда да язылган дип әйтә.
-Сабый аяклары белән этә-этә авызы белән әнисе күкрәген эзли башлый. Бу вакытларда кулларым автомат рәвештә эшли, ә күңелем белән әнигә җылы сүз әйтәсем килә, - ди Резеда апа. Ул үзе бала таптырган әниләрнең, ба-ласының хәлләрен шалтыратып белешмичә, өйгә кайткач та тынычлап йок-лый алмый.
Барысы шулай шома гына булсын иде ул! Акушер вазифасында күңел әрнет-кеч вакыйгалар шаһиты да булырга туры килде хатынга. Бер вакыт яшь кенә кыз ике игезәк баласын алырга теләми. Резеда апа бу хәбәрдән кайгыга сабыша. Яшь әни янына кереп, җай гына балалардан баш тарту сәбәбен бе-лешә, күңеле эремәсме, дип бәбиләрне янына алып керә, имезергә суза. Шулай итә-итә яшь әни “роддом”нан балалары белән чыга. Сабыйларны калдырырга дигән карарга килүгә сәбәпче булган әти кеше үзе үк аларны алырга килә. Берничә елдан соң әлеге әни бирегә килеп кыз бала да таба.
Ә икенче бер гаилә йөклелекне өзәргә сорап килгән була. Резеда апа ананы баласын калдырырга үгетли. Хәзер еш кына әти-әнисе җитәкләгән әлеге сөйкем-ле кызны урамда күргәч, аның дөньяга килүенә үзенең дә өлеше барлы-гын уйлап, шатланып куя.
Сменадан сменага йөге-реп, үз балаларын шулай иркәләргә, яратырга җае булдымы икән бу ханымның. Ике баласы да инде буй җиткергән. Кызы Раилә, әнә, үзе дә әни булды. Улы Раил дә, апасы да әниләре төнге сменада ва-кытта зурлар эшен башкарып, мөстәкыйль булып үстеләр. Балаларымның мәрхәмәтле, рәхимле булуларын эшләгән изгелек-ләремнең үземә әйләнеп кайтуы дип кабул итәм, - ди әни.
Бала тудыру үзәге коридорында очраган һәрбер хезмәттәше героем адресына үз фикерен әйтергә ашыкты: Резеда ул беркайчан да кешегә тавыш күтәрмәс, иң сабыр һәм төпле акыллы коллегабыз. Аның арабызда булуы безгә бәхет, диделәр. Ә унбиш елдан артык бергә эшләгән Миләүшә Җәләлетдинова исә Резеда апаның тәҗрибәсен алтынга тиңли.
- Монда эшкә килеп кенә үзгәреп булмый, шундый булып туарга кирәк, - ди мөдир.
Районның барлык хатын-кызлары йөзендә тәбрик-ләү сүзләрен кабул итегез, Резеда апа. Үзегез бәбиләр “бүләк иткән” әниләрнең рәхмәтләрен ишетеп, озак яшәгез!