ВИЧ-инфекциясе – ул, иммунодефицит вирусын (ВИЧ) барлыкка китергән, хроник инфекцион авыру. Ул иммун системасын зарарлау һәм таркату, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче булдырылган иммунитет дефициты синдромы.
ВИЧ-инфекциясенә каршы көрәш дөнья берләшмәсенең өстенлекле мәсьәләсе булып кала. БМО Генераль ассамблеясе 2030 елга тотрыклы усешнең яңа максатларын кабул итте, аларның бер күрсәткече - 2030 елга ВИЧ-инфекция эпидемиясен туктату. Барлык илләр алдына чираттагы бурыч куелды - «90-90-90» күрсәткеченә барып җитү, ягъни 90% авыруларда ВИЧ-инфекциясен ачыклау, 90% авыруларны дәвалану белән тәэмин итү, шуның нәтиҗәсендә 90% дәваланучыларда вирус йөкләнешен билгесез дәрәҗәгә хәтле төшерү һәм йогышлану куркынычын киметү.
Россиядә ВИЧ-инфекциясенең эпидемиологик вәзгыяте киеренке кала бирә, эпидемия җәелүе, инфекциянең куркыныч астындагы зәгыйфь төркемнәрдән гомуми халыкка чыгуы бара. ВИЧ-инфекциясенең Россиядә беренче очрагы 1987 елда теркәлә, бүгенге көндә Россия Федерациясендә ВИЧ-инфекцияләнгәннәрнең теркәлгән саны 1062476 кеше, шулардан вафат булучылар – 225992 кеше.
Татарстан Республикасында 02.11.2016 елга ВИЧ – инфекцияле 20850 очрак теркәлгән, шулардан ирләр – 66%; ВИЧ – инфекцияле вафат булучылар саны – 4849, шулардан СПИДтан – 1011 кеше. Барлыгы диспансер теркәлүендә 12721 ВИЧ – инфекцияле кеше теркәлгән.
Агымдагы елда яңа 1180 кеше теркәлде, аларның диагнозы: ВИЧ – инфекция (100 мең кешегә 30,6), 2015 елның охшаш аралыгында 1172 очрак теркәлә (100 мең кешегә 30,4), үсеш темпы 0,7% тәшкил итә.
Соңгы арада Татарстан Республикасында, бөтен Россиядә кебек үк, ВИЧ – инфекция вәзгыятенең үзенчәлеге булып җенси юл аша 62% кадәр эпидемиологик процесста 30-50 яшьтәге эшкә яраклы иҗтимагый катлам кешеләренең катнашуы тора. Ирләр бертөрле ешлыкта җенси юл аша да, наркотик матдәләр кулланып та йогышланалар. Хатын-кызлар 78% очракта җенси юл белән һәм бары тик 15% очракта гына наркотик матдәләр кулланудан йогышлана.
«Соли» исеме астындагы яңа наркотик матдәләр куллану очраклары артуы билгеләнде. «Соли»ның таралуы ВИЧ – инфекция эпидемиясе үсешен тизләтә алучы җитди куркыныч булып тора, чөнки «соли»ны кулланучыларга куркынычлы инъекцион һәм җенси гадәт хас.
Хәзерге көн шартларында ВИЧ – инфекция эпидемиясенең үзенчәлеге булып эпидемиологик процесска репродуктив яшьтәге хатын-кызларның тартылуы тора. Соңгы 10 ел эчендә ВИЧ – инфекцияле хатын-кызларның саны ике тапкырга артты һәм 4965 кеше тәшкил итте. Барлыгы ВИЧ – инфекцияле хатын-кызлардан 2757 бала туды, шулардан 101 балага ВИЧ – инфекция диагнозы куелды.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – 1 декабрь ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора.
Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе төрле ведомство һәм җәмәгать оешмалары белән берлектә ВИЧ – инфекциясенең республикада таралуын кисәтүгә юнәлгән профилактик эш алып бара.
Иң әһәмиятле чараларның берсе булып “Казан марафоны 2016 – Үз-үзеңне тикшер!” Бөтенроссия ярышлары тора. Җәмгыятьтәге дискриминация һәм ВИЧ – инфекциясе турындагы бозык күзаллауга карамастан, йөгерүдә медиа шәхесләр, сәясәтчеләр, спортчылар, медицина оешмалары вәкилләре белән бергә ВИЧ белән яшәүче кешеләр дә катнашты. Йөгерүдә ВИЧ – инфекцияле кешеләрнең катнашуы спорт, иҗтимагый дәрәҗә, белем һәм дөньяга караш нинди булуга карамастан бу авыру теләсә кемгә кагыла алуын күрсәтте.
Татарстан Республикасында ВИЧ – инфекциясе буенча һәркем ирешә алырлык консультация һәм тестлар ясату системасы эшли. Чир озак вакыт ниндидер махсус симптомнары белән үзен сиздерми һәм авыру кеше ВИЧ – инфекциясен йоктырган булса да, аның турында белми. ВИЧ – инфекциясен вакытында бары тик лаборатор тест кына ачыклый ала.
Иң мөһиме: һәрбер кеше сәламәтлекне саклауда профилактиканың бик мөһим булуын аңларга тиеш. ВИЧ – инфекциясен йоктырудан саклану өчен иртә һәм никахсыз җенси мөнәсәбәтләрне булдырмау, бер даими партнер булдыру, очраклы җенси якынлык вакытында презерватив куллану, өйләнешү, балага узу алдыннан ВИЧ – инфекциясенә тест ясату, колакны тиштерү, татуировка ясату кебек эшләрне махсус медицина оешмаларында ясату, шәхси гигиена әйберләрен генә куллану (кырыну, маникюр ясау, гигиена процедуралары үткәрү өчен), наркотик матдәләрне кулланмау.