Ырыңгыда әби-бабайларча туй

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Чуаш халкының язгы  Микуладан  башланып киткән милли бәйрәме узган атнада туй йоласын күрсәтү белән тәмамланды. Ырыңгы мәдәният йорты сәхнәсе ул көнне гөр килеп торды.

- Элек Микула бәйрә-мендә бер-берсенә күз төшергән яшьләрнең көз көне барлык эшләр тә-мамланганнан соң, ничек итеп туй итүләрен ел саен искә алып бәйрәм итәбез. Яшьләр үзләре дә бик теләп катнашалар. Ә тамашачыга бигрәк кызык! Өлкән буын шулай кияүгә чыккан, өйләнгән, - ди Ырыңгы авылы мәдәният йорты мөдире Тамара Петрова. 

Кыз бирүче як – Ырың-гының “Салкус” фольк-лор төркеме. Ярәшкән кызның иптәшләре, якыннары “Кыз елавы” ки-чәсенә җыелганнар. Аның җәй буе үз куллары белән эшләнгән, кияү йортына алып барасы бирнәләрен карадылар, киңәштеләр. Яшь кәләшнең битен чак ябып өлгерделәр, ишектән җыр-бию, сый белән кияү ягы килеп тә җитте. Болары – районның “Уяв” чуаш фольклор төркеме. Өлкәннәр ишектән керә-керә кода-кодагыйларга муллык, иминлек теләп ипи һәм тоз тәкъдим иттеләр. Егетнең әтисе: “Сезнең рәхсәт белән кызыгызны алырга килдек”, - дип, сүз башлады. Сәхнәдә кара-каршы басып, һәр як үзенең булдыклылыгын сөйләде, сынады, сыналды.

Йола буенча кәләш ягы кияүгә күлмәк кигезсә, кыз аныкы, дип санала. Әлегә яулык япкан кызның битен күреп, тә-гаен кем булуын белмичә, кияүнең дә күлмәкне киясе килмәде. Кыз янына утырып, аның ярәшкән яры булуын гына белгәч кенә ризалашты. Кыз да битен ачты. Әти-әниләре барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, кәләшне алып киттеләр.

Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады, артистлар тамашачыга “Кич утыру” йоласын да әзерләгәннәр иде. Ырыңгылыларның милли җанлы булуларын авыл халкының активлыгы, хәтта читтә яшәүчеләрнең дә махсус кайтып, мондый бәйрәмнәрдә катнашулары ачык сөйли. “Уяв” төркемендә кияү егете атасы ролендә булган Моисей Гордеев, әнә, уеннарда катнашырга дип, туган авылына бу юлы да махсус  кайткан. Ул үзе  Ульяновск шәһәрендә яши. Анда чу-аш милли-мәдәни үзәге белән тыгыз элемтәдә тора.

- Мин барлык милләт-ләрнең дә традицияләрен хөрмәт итәм һәм бер генә бәйрәмнән дә читтә каласым килми. Кызганыч, йолалар уеннарда гына калды. Шулай да оныттырмыйсы иде аларны, - ди Моисей дәдәй.

Кичәдә районның чуаш милли-мәдәни үзәге җи-тәкчесе Владимир Ильин милләттәшләренең ай саен оештырылган төрле чараларында  актив булуларын әйтеп узды, тра-дицияләрнең онытылмавын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International