“Мөстәкыйль балалар” проекты кысаларында М М Вахитов иемендәге гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары “Без коррупциягә каршы!” акциясендә катнаштылар. Алар плакат тотып, узып баручыларга коррупциягә каршы язылган листовкалар тараттылар. Шәһәр халкын ришвәтчелеккә каршы көрәшергә өндәделәр.
