Автор-башкаручы Ильяз Халиков Буада

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Автор-башкаручы Ильяз Халиков Буада

10 гыйнварда  Буа мәдәният сараенда районыбызда беренче тапкыр Буа мөхтәсибәте оештырган автор-башкаручы Ильяз Халиковның театралләштерелгән дини-концерт чарасы булып узды.

Чарада район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хасанов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Чүпрәле имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов, Апас имам-мөхтәсибе Җамалиев Мирхәт Хәйретдин, Буа хәкимият башлыгы урын басары Лилия Назым кызы Садретдинова, хәкимият башлыгы беренче урын басары Илдар Фәрит улы Еремеев катнашты. Концерт башланып китәр алдыннан Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов районыбызның хәкимият вәкиле  Лилия Назым кызына, һәм иң   актив мөслим  һәм мөслимәләргә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән бирелгән рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

 Буа мөхтәсибәте  Буа мәчетләре арасында “Иң актиф мәчет” “Хаҗилар” мәчетен мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләде

Концерт башланыр алдыннан Яшләр булеге волонтерлары бик нык иктифлык күрсәтте, алар килгән халыкка үзләренең  билет урыннарын күрсәтеп тордылар. 

“Була икән”, “Искитмәле”, “Мондый концерт күргән юк иде әле” һәм күпкенә башка йөрәккә май булып ята торган сүзләр белән бәяләде бу тәрбияви-әхлакый чараны тамашачы. Аеруча җырчы Ильяс Халиковның чиста моңлы тавышын, мәгънәле җырларын, үтемле клипларын яраттылар. Бар тамашачы исеменнән Ильяс Халиковка һәм “Минбәр” татар-дини театрына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, алдагы иҗади тормышларында зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International