Буаның яшь театр артистлары Апаста узган "Иделкәем" республика бәйгесенең зона турында катнашты

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Балалар театр коллективларының " Иделкәем" республика бәйгесенең зона туры Апас мәдәният йортында узды. Биредә Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендәге Халык театры каршында һәм "Сәләт" балалар иҗат йортында эшләп килүче коллектив, Зур Күккүз авылында Галия Жәләлиева җитәкчелегендә оешкан курчак театры коллективы, Буа һәм Кайбыч районнарыннан килгән коллективлар чыгыш ясады. Мәртәбәле җюри барлык чыгышларны карап үз фикерен белдерде, дип яза бу хакта Апас район газетасы рәсми сайты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International