16 майда шәһәребезнең М.М.Вахитов исемендәге гимназиясендә «Туган телдә белем бирү: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары» темасына күрше төбәкләр катнашында зона семинары булып узды. Чуваш Республикасы, республикабызның Идел алды зонасы һәм район мәктәпләреннән килгән укытучылар, мәктәп директорлары һәм районнарның мәгариф идарәсе методистлары катнашындагы семинар оешкан төстә, нәтиҗәле булып үтте. Семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызы катнашты. Катнашучыларга иртәнге чәйдән соң гимназиянең “Туган як” музеена экскурсия оештырылды. Семинар утырышы уку йортының актлар залында укучыларыбызның сәламләве белән башланып китте. Семинарда катнашучыларны Буа Башкарма комитеты рәисе урынбасары – МКУ ”Буа районы мәгариф идарәсе” җитәкчесе Ханбиков Илгиз Фәрид улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызы тәбрикләделәр. Пленар утырышта беренче чыгыш ясаган гимназия директоры Зиннәтуллин Линар Бәдретдин улы милли мәгариф үсеше концепциясен тормышка ашыру буенча МБГББУ «М.М.Вахитов исемендәге гимназия»нең юл картасы белән таныштырды. Директорның укыту-тәрбия буенча урынбасары Сафиуллина Эльвира Фәрит кызы укыту-тәрбия процессында милли-төбәк компонентын куллануда гимназиядә тупланган тәҗрибә турында сөйләде. Милли тәрбия өлкәсендәге эшчәнлек директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Корбанова Гөлфия Мәнсур кызы чыгышында чагылыш тапты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Рузинә Һади кызының чыгышы яңа дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә дәрес һәм дәрестән тыш эчтәлекнең интеграцияләнүенә багышланды. Буа шәһәренең гомуми үстерү төренә караган мәктәпкәчә белем бирә торган “Әкият” балалар бакчасы муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Камаретдинова Гөлнара Равил кызы “Мәктәптә фәннәрне татарча өйрәнүгә әзерлек” темасына чыгышы белән мәктәп һәм мәктәпкәчә әзерлек оешмалары арасындагы дәвамчылыкны күрсәтте.
Семинарның икенче өлеше гимназиянең методик берләшмә кысаларында дәрес һәм дәрестән тыш чара фрагментлары һәм мастер-класслар белән дәвам итте. Ул чараларда, гимназия укытучыларыннан тыш, районның татар телендә белем һәм тәрбия бирүче база оешмасы булган мәктәпкәчә белем бирә торган “Ак каен” балалар бакчасыннан, гимназия белән тыгыз элемтәдә эшләүче сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йортыннан да вәкилләр катнашты. Төшке аштан соң семинарда катнашучылар «Туган телдә белем бирү: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары” темасы буенча оештырылган түгәрәк өстәлгә җыелдылар. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызы җитәкчелегендә узган түгәрәк өстәлдә Чуваш Республикасы, республикабызның Идел алды зонасы һәм район мәктәпләреннән килгән укытучылар, мәктәп директорлары һәм районнарның мәгариф идарәсе методистлары тема буенча үзләренең проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр. Семинарга йомгакны Буа районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Бикчәнтәева Алия Рифкат кызы ясады. Ул семинарның тиешле дәрәҗәдә үтүенә басым ясап, туган телдә белем бирү эшендә барысына да уңышлар теләде.