Бүген туган якны өйрәнү музеенда “Наши павшие – как часовые” дигән китапны тапшыру тантанасына Татарстанның Куркынычсызлык органнары музее җитәкчесе Ровель Кашапов, чик буе гаскәрләре ветераны Камил Тимаев кайттылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде. Ровель Әлтафович сугыш елларында Дәүләт куркынычсызлыгы халык комиссариатында (НКГБ) хезмәт иткән буалыларның – Югары Наратбаштан Мәүлет Баһавиевның, Әлшидән Варвара Еленкинаның, Әлкидән Фатыйма Сафинаның батырлыклары турында сөйләде. Аннан әлеге өч геройның туганнарына алар исеме кергән китаплар тапшырды.