Тәмәкесез Россия

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

       31 нче май – Бөтендөнья  тәмәке тартуга каршы көрәш көне. М.Вахитов исемендәге гимназиянең “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы 7 нче сыйныф укучылары  шәһәрнең үзәк паркындагы яшь юкә агачы янында “Тәмәкесез Россия” акциясе үткәрделәр. Укучылар халкына тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр; викторина сорауларына җаваплар алдылар. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты.  Алар, чиста һава яклы булуларын белдереп, агачка зәңгәр шарлар һәм ленталар бәйләделәр. Тәмәке тартучы 3 егет белән бер көнлек контракт төзелде. “Мөстәкыйль балалар” яшь егет һәм кызларның күбесе тәмәке тартуга каршы булуын белделәр; “Тәмәкесез Россия” плакатына куелган 39 имзаны санап, акциягә нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International