БАЛАНЫ ЧЕЛТӘР ГЕНӘ ТОТА АЛМЫЙ

2017 елның 16 июне, җомга

Республикада сабыйларның, тәрәзәдәге чебен-черкидән саклагыч челтәрне төртеп, урамга егылып төшү фактлары күбәйде. Узган ай ахырында мондый хәл Буада да теркәлде.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина узган ел бу сәбәп белән 12 баланың каза күрүен һәм кайберләренең һәлак булуларын да хәбәр иткән. Быел фаҗига Казанда, Яр Чаллыда, Бөгелмәдә, Әлмәттә булган. Аларда үлүче сабыйлар да бар. Интернет чыганаклар башка районнарда да мондый хәлләр булуын яза. Гүзәл Удачина игътибарсыз әти-әниләргә карата  административ җәза бирергә – 5 мең сум күләмендә штрафка тартырга кирәклеге хакында тәкъдим ясаган.

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе инспекторы Нурзәл Галимова сүзләренә караганда, берничә ел элек шәһәрнең Жорес урамындагы күпкатлы йортның өченче катыннан бала егылып төшкән булган. “Күлмәктә туган” диярсең, бәхеткә, бернинди каза күрмәгән. Икенче очракта балага озак вакыт дәвалану таләп ителгән. Анысы Адав-Толымбай авылында булган. Быелгысы – шәһәрнең Р. Люксембург урамындагы күпкатлы йортларның берсендә була. 2014 елгы ир бала беренче каттагы квартира тәрәзәсеннән егылып төшә. Бу вакытта әнисе кухняда була. Сабый кызыксынып урамны караганда, чебен-черкидән саклагыч челтәрне кулы белән төртеп төшереп җибәргән, дип фаразлана. Район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Айрат Галиев белдерүенчә, кичке 8ләр тирәсендә нәни пациент “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә китерелгән. Аңа табиблар бригадасы беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр, диагностикалау чаралары үткәргәннәр, реанимация бүлегенә урнаштырганнар. Аннан нарасый Республика балалар клиник дәваханәсенә озатылган.

Бу уңайдан табиблар барча әти-әниләрне кисәтә: җәй сезонында йорт тәрәзәләре ачылмыйча тормый, бу бүлмәләрдә балаларны үзләрен калдырмагыз, бигрәк тә нәниләрне. Чебен-черкидән саклагыч челтәр баланың гәүдә авырлыгын тота алмый, бала азрак сөялсә дә, кулы белән төртсә дә, ул төшеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә нык игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International