Кадерле буалылар, хөрмәтле мөсельман кардәшләр!
Сезне ихлас күңелемнән изге Рамазан ае тәмамлануы, Ураза гаете белән котлыйм!
Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята Безгә ураза ае тагын бер кат миһербанлы һәм сабыр булуның, якыннарны кайгыртуның кирәклеге турында искәртте, безне камиллеккә һәм чиста күңелле булырга чакырды. Милләтара тынычлык һәм аңлашучанлык,төрле дин кешеләрен берләштерү, халык ара аңлашу, толерантлык, әхлакый һәм физик камиллекһәр беребезгә якын, һәм мин киләчәктә дә үзара хөрмәт һәм яхшы ниятләр безнең җәмгыять тормышының үзәгендә булыр дип ышанам. Рамазан аенда кылган изге гамәлләребез киләчәктә дә булсын. Аллаһы Тәгалә безгә тынычлык, иминлек һәм аяз күк йөзе насыйп итсен.
Хөрмәтле буалылар! Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телим!
Ураза гаете мөбарәк булсын.