30 июньдә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
Буалыларны бу көнне Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт адресы буенча
8дән 10 сәгатькә кадәр нотариус Ирек Зәкәрия улы Дәүләтшин
10нан 12 сәгатькә кадәр адвокат Рафаил Рифкать улы Җаббаров
12дән 14 сәгатькә кадәр суд приставлары хезмәткәре Лилия Җәүдәт кызы Әхмәтова
14тән 15 сәгатькә кадәр прокуратура хезмәткәрләре кабул итәчәк.
Алдан язылу өчен телефон: 3-44-29.