Кубайкин крестьян-фермерлык хуҗа-лыгында кош-корт арасында мулардлар – төп товар. Алып кайткан һәр партиясе китә тора. Күпләп бройлер үстерүчеләр быел мулард асрауга күчәләр.
– Миңа калса, кошның бөтен өстенлеге кечкенәдән авырмыйча үсеп китүендә. Алар безнең шартларга яраклаштырылганнар. Аның ите майсыз һәм тәмле. Гади азык ашыйлар. Беренче көннән үк алларында чиста су торырга тиеш. Өч айга кадәр катнаш азыктан өзмибез, аннан рационына ваклатылган бодай, кукуруз, борчак куша башлыйбыз. Мулард яшел азык ярата. Ваклатылган үләнне асларына сибәбез. Ә йорт шартларында чирәм ашасалар, бик файдалы, - дип сөйли фермер.
Селекционерлар мулардта Пекин үрдәгенең һәм индоутканың иң өстенлекле якларын берләштергәннәр.
– Ите майсыз, сусыл, тәмле. Тиз үсәләр, агрессив түгелләр һәм тавышсызлар, сусыз да үсәләр. Гади үрдәкләрнең бакылдавын яратмый идем. Инде өч елдан бирле шушы мулардларны асрыйбыз. Бик ошый. Тик сатып алганда игътибарлы булырга кирәк. Мин аларны башларындагы кара төртке буенча аерам. Бер танышым мулард дип, гади үрдәкне, башындагы мамыкларын канцелярия маркеры белән буяп, алдап сатканнарын сөйләде, - ди шул кошларны сатып алган буалы Сания Сафиуллина.
Ә өй шартларында мулард бәбкәләре чыгарып буламы соң? Коллегабыз Ранис Әхмәтшин узган ел тәҗрибә үткәреп караган.
– Ике дистәгә якын йомырка салды мулард әнкәсе. Әйбәт кенә утырды да. Тик күкәйләр буш иде, - ди.
Белгечләр мулардларны өй шартларында үрчетеп булмый, диләр. Ана кош салган йомыркалар басып чыгару өчен яраксыз, буш булалар. Имеш-мимешләргә караганда, селекционерлар бу кошны өйдә үрчетеп булмый торган иткәннәр. Бизнес мәнфәгатьләрендә, диләр. Бу хәбәр хактырмы-юкмы, белмим, әмма җирле халык арасында мулард бәбкәләре бастырып чыгаручылар турында ишетелгәне булмады. Булучылар бар икән, редакциягә хәбәр итсеннәр.
Ә менә мулардны асрыйм, дисәң, иркен урын булдырырга кирәк. Әлеге кошларның үзара канга батып чукышу инстинкты көчле.
Сүз уңаеннан
Мулардның ите башка үрдәкләр белән чагыштырганда аз калорияле, аксымга һәм аминокислоталарга бай. Ите “коры” булу сәбәпле, углеводлар, тиз эшкәртелүче аксымнар, минераль өстәмәләр составы бермә-бер артык. Әлеге кош ите сөткә һәм сыер итенә караганда 5, дөгегә карата 24, кукуруздан 28 процентка тизрәк эшкәртелә.