Буа авылларына көпчәкле 3D кинотеатры киләчәк

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Буага кино төшерүче җиһаз белән җиһазландырылган “Лада Ларгус” автомобиле кайтарылды. Аны Ял үзәге директоры Илнар Талипов алып кайтты.

-3D кино күрсәтүче җиһазны элек авылларга алып барып булмый иде. Чөнки ул кыйммәтле, иске автомобильдә ватылырга мөмкин. Шуңа да яңа автомобиль безгә бик кирәк иде. Аның белән быел 1 сентябрьдән башлап авылларга барып, 3D кино күрсәтәчәкбез, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International