Яңа бәйге: кайсы балалар бакчасының ишегалды матуррак?

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

“Байрак” район газетасы, сайты яңа фотобәйге игълан итә. Ул шәһәрдә  һәм авылларда урнашкан балалар бакчалары арасында узачак. Әлеге конкурста катнашу өчен бакчаның матур ишегалдын фотога төшерергә (фото бер генә булырга тиеш) һәм аны bayrakbua@mail.ru адресы буенча электрон почтага салырга кирәк. Фотодагы матур ишегалды кайсы балалар бакчасыныкы икәнен күрсәтергә онытмагыз! Контакт телефон номерын җибәрсәгез дә була.

Әлеге конкурсны да тавыш бирү юлы белән үткәрәбез. Бүләккә – җиңүче бакча ишегалды турында телесюжет төшерелә, газетага мәкалә языла, сайтта урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International