Бүген Яңа Тинчәле авылында яшәүче Фәридә апа Алиуллованың 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Аны бу гомер бәйрәме белән район башлыгының урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Бу котлауларга халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы һәм юбилярның балалары, оныклары, туганнары кушылды. Фәридә апа гомер буе колхозда эшләп пенсиягә чыккан. Ул әле дә эштән туктамый, бакчаны карап тора, килене һәм улына кош-корт үстерешә. Бүген дә ул кунакларны түгәрәк өстәл артында үзе үстергән каз ите белән сыйлады.