“Наратлык” сәламәтләндерү лагеренда “Коррупциясез территория” дип аталган чара узды. Анда район башлыгының коррупция мәсъәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова да катнашты. Балалар коррупция каршы тематикага ясаган плакатлары хакында сөйләделәр, сәхнәдә миниатюра күрсәттеләр, квест чиштеләр. Әлеге чара барысына да бик ошады. Соңыннан барлык катнашучылар грамота һәм призлар белән бүләкләнделәр.