Буа районың Шәмәк авылында Питрау көне уздырылды. Җирле халыкны, кайткан кунакларны котларга районның Чуаш милли мәдәнияте үзәге җитәкчесе Владимир Ильин, “Дружба” агрофирмасының 1 номерлы “Тахарьял” бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Савельев тәбрикләделәр. Аннан аксакаллар авыл тарихы хакында сөйләделәр. Бәйрәмдә әйлән-бәйлән, моңлы җырлар башкарылды. Мәйданда шулай ук халыкны тәмле ботка, өйдә ясалган квас, балга манылган коймак белән сыйладылар.
Чуаш Биморзасы авылының часовняда Питрау көненә гыйбәдәт кылдылар.