Кичә “Акчарлак” сәламәтләндерү лагеренда “Сәләт-Гайрәт” сменасы тантаналы төстә ябылды. Биредә ял итүче 70 баланы (51е – Буадан, калганнары республиканың башка районнарыннан) районның мәгариф һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге вәкилләре котладылар, активларга грамотлар бирелде.
«Сәләт-Буа» (Гайрәт) – балаларның интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен үстерү мәйданчыгы. Уку-укыту программасы бай. Телләр (татар һәм инглиз теле) өйрәнүгә, логик фикерләү сәләтен үстерүгә игътибар зур. Дәресләр балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырыла. Алар төрле күңел ачу чаралары белән аралаштырылып үткәрелә.