“Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр начар газ бүлеп чыгаручы автомобиль хужаларын кисәтте

2017 елның 21 июле, җомга

“Чиста һава” акциясе ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәре Александр Маляшов, ГБУ “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ның Буадагы  профилактикалау бүлекчәсе начальнигы Анна Сергудаева,   ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәсе белгечләре Гөлүсә Хәбибуллина, Гөлия Садретдинова, Гөлия Ваһапова   катнашында үтте. Экологлар балалар белән бергә шәһәр урамнарына чыгып,  төтен торбаларыннан начар газ бүлеп чыгарган автомобильләргә бу хакта кисәтү кәгазьләре ябыштырдылар.  Нәниләр белгечләрнең газоанализатор ярдәмендә  начар газларны  ничек итеп ачыклауларын кызыксынып күзәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International