фермерлар арасында кем ничек эшли?
Атна башында районның крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Мәдәни үсеш үзәгенә җыелды. Алар өчен оештырылган файдалы очрашу төрле өлкәләрне колачлады.
Залда утырган фермерларны, авыл җирлекләре башлыкларын, килгән кунакларны башлап Марат Җаббаров сәламләде.
– Республиканың, районның динамикалы үсеше авыл хуҗалыгындагы уңышларга да бәйле. Ә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да өлеш кертә. Районда эшчәнлек алып баручы 81 фермерлык хуҗалыгына сөрү җирләренең 25 проценты туры килә. 26 процент бөртек, 30 процент шикәр чөгендерен һәм бәрәңгене, башка яшелчәләрне тулысынча диярлек алар җитештерә, – диде ул кыскача таныштырып.
Фермер хуҗалыкларының үткән елдагы һәм быелның алты аендагы эшчәнлекләренә тулы анализны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган ел фермерлар 41,5 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 104 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алган. Бөртеклеләрдән район күрсәткеченнән югарырак – һәр гектардан уртача 35-31,4 центнерга тиң уңышны фермерлар Зөлфия Әлләмова, Җәүдәт Хөсәенов, Фәнил Кадыйров, Миләүшә Гайнетдинова, Ринат Гайнетдинов, Җәмил Дәүләтшин һәм Эльвира Мифтахетдинова җыеп алганнар. Шул ук вакытта Мөршидә Идиятуллина, Салават Айзатуллин, Илнур Хәйретдинов, Илдус Хәйретдинов хуҗалыкларында ул нибары 18,5-20,4 центнер гына булган. Шикәр чөгендере игүдә югары нәтиҗәләргә Җәмил Дәүләтшин, Фәргать Сибгатуллов, Илнур Хәйретдинов, Зөлфия Әлләмова, Фәнис Кадыйров ирешкәннәр. Фермерлар 129 миллион сумга 4 бөртек суктыру комбайны, 5 трактор, 28 башка төр техника алганнар. Шуның 40 миллион сумы Фәнил Кадыйров исәбенә туры килә.
– Безнең төп максатыбыз – аларга төрле яклап ярдәм итү, эшчәнлекләрен алып бару өчен шартлар тудыру, – диде Радик Даутов чыгышын тәмамлап.
Ә ярдәмнәр, дәүләт программалары турында теманы Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, район территориясендәге банклар җитәкчеләре, төрле җәмгыятьләр директорлары да дәвам иттеләр. Камияр Миҗагит улы авыл хуҗалыгы кооперациясе төзү кирәклегенә басым ясады, республикадагы үрнәкләр белән таныштырды. Яшел Үзән районыннан “Ягодная долина” җәмгыяте директоры Илдар Ситдыйков җиләк культуралары үстерү буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты. Киңәшмәдә катнашучылар фермерлар, авыл җирлекләре биргән сорауларга да җаваплар бирделәр.
Дәүләт программалары турында ныграк Буа муниципаль сайтында белешә аласыз (http://buinsk.tatarstan.ru/rus/meri-podderzhki-msp-v-2017-godu.htm )