“ЧӘЧӘК АТУЧЫ ШӘҺӘР”

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

“Чәчәк атучы шәһәр”

Шәһәребезнең 237, районның 87 еллыгы уңаеннан райондагы предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм яшәүчеләр арасында үз территорияләрен чәчәкләр белән иң матур бизәүчегә конкурс оештырыла.

Ул 14 августтан 27сенә кадәр (27 августны да кертеп) дәвам итәчәк. Анда бернинди чикләүләрсез предприятиеләр, учреждениеләр, уку йортлары, ТСЖлар катнаша ала. Һәр катнашырга теләүче 27 августка кадәр срокта район мәдәният йортында урнашкан оештыру комитетында заявка калдырырга тиеш. Анда җиңүчеләр “Җитештерү һәм орынып торучы территорияне чәчәк белән иң матур бизәүче”, “Шәхси йорт алдын чәчәк белән иң матур бизәүче”, “Буа шәһәренең 237, районның 87 еллыгына багышлап чәчәкләрдән иң матур картина”, “ТСЖны чәчәк белән иң матур бизәүче”, “Шәһәрнең тануы (социаль челтәрдә тавыш бирү)”  номинацияләре буенча билгеләнәчәк.

Район һәм шәһәр халкы арасында тавыш бирү 27 августка кадәр (27 августны да кертеп) https://m.vk.com/trkbua сайтында үткәрелә.

Конкурска нәтиҗә 30 августта ясала.

Конкурсны оештыручылар Гайнуллова Нурия Фагимовна, Чебакова Клавдия Михайловна 

Контактлары: г.Буинск, ул. Розы Люксембург д. 157, 8 (843 74) 3-21-09

E-mail - anisya.rdk@list.ru,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International