УРЫП-ҖЫЮ ЧИРЕГЕНӘ ЯКЫНЛАША

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 августка хуҗалыкларда (фермер хуҗалыкларын да кертеп) бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар  15331 гектарда урдырылды һәм 14700 гектарда суктырылды. Бу планга карата шул чагыштырмада 28 һәм 26,4 процентка тиң. Ындыр табакларына барлыгы 56115 тонна ашлык, шул исәптән 49078 тонна көзге бодай, 680 тонна арыш, 5490 тонна арпа, 867 тонна борчак кайтарылды. Район буенча һәр гектардан уртача уңыш 38,2 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International