АЛДЫНГЫЛАРГА ТИГЕЗЛӘНЕГЕЗ

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Район комбайнчылары арасында ярыш көннән-көн кыза.  16 августка иң күп ашлык суктыручылар белән танышыгыз.

“Авангард” агрофирмасыннан Илгизәр Сөнгатов икенче төркемгә керүче комбайннарны иярләүчеләр арасында алдынгылыкны бирми әлегә. Ул “Акрос-530” комбайны белән ун көн эчендә 602 тонна ашлык суктырды.

“Дружба” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” бүлек-чәсеннән Марат Алимов та лидерлыкны кулдан ычкындырмый. Ул өченче төркемгә керүче “Мега-370” комбайнында 1143 тонна бөртек җыеп алды. “Авангард”тан Дмитрий Сидоров “Нью-Холланд” комбайны белән 1000 тонналы чикне икенче, шулай ук “Нива”дан Алексей Николаев өченче булып уздылар.

Дүртенче төркемдәге “кыр кораб”ларына идарә итүчеләр арасында да “Нива”дан Александр Масленцев алда бара. Ул “Лексион-580” комбайны белән 952 тонна ашлык суктырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International