ГРАНТ АКЧАСЫ КҮПКӘ ҖИТӘ

2017 елның 18 августы, җомга

Өч ел рәттән Буаның территориаль җәмә-гатьчелек үзидарәләре (ТОС) республикада иң яхшылар исемлегенә кереп, грант оталар. Быел мондый бүләкне “Студентлар” үзидарәсе алды.

Шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева сүзлә-ренә караганда, “Республиканың иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре” конкурсының район этабында быел шәһәрнең барлык 5 ТОСы да катнаша. Араларыннан 2се сайлап алынды. Андыйлар – күп халык катнашында төрле чаралар үткәрүче һәм үзидарә рәисе исеменә күп мөрәҗәгатьләр керүче ТОСлар.

Мисал өчен “Студентлар” үзидарәсеннән (аның составына Комсомол урамындагы барлык күпкатлы йортлар, Гагарин урамының 18, Космовскийның  107 номерлы  йортлары керә) алар елга 60лап була. Рәис Лариса Юманова белдерүенчә, өлкәннәр аңардан дәваханәгә, нотариуска, банкка, пенсия идарәсенә, даруханәгә алып йөрүләрен сорыйлар. Моннан тыш та, рәиснең эшләре күп: ел дәвамында 29 йорт территориясе чиста һәм анда яшәүчеләр өчен уңайлыклар булырга тиеш. Беренчесе буенча ул еш кына киңәшмәләр, өмәләр оештырса, икенчесе буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге белән киңәшеп эшли.

Әлбәттә, күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең тормышы гел эш белән генә бармый. Алар ял итәргә дә яраталар. Бәйрәмнәр уздыру мәшәкатьләре белән дә бергә “кайныйлар”. Алдан барысына хәбәр итеп игъланнар тараталар, уртак өстәлгә сыйлар әзерлиләр. Рәис бу эшкә иганәчеләрне дә җәлеп итә. Шулай итеп Яңа ел, Кыш озату, “Күрше көне”, балалар өчен “Ура, каникуллар” бәйрәме, Өлкәннәр көне бу ТОСта гөрләп уза.  Ә мондый көннәрне биредәгеләр сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эшлиләр. Алар бергәләп урманга ял итәргә, скандинавиячә йөрүгә чыгалар.

-Күптән отып кайткан 298 мең сум грант акчасына тагын 35 скандинавия таягы сатып алмакчы булабыз. Безгә, өлкәннәргә, саулык кыйммәт хәзер. Калган суммага комплекслы спорт турниклары һәм үлән чапкыч җайланмасы алырга сөйләштек, - ди Лариса Юманова.

“Республиканың иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре” конкурсында 2015 елны “Мелиорация” ТОСы 160 мең сум грант отты. Бу акчага Арефьев урамының 19 “А” йорт каршысында балалар мәйданчыгы куелды.

2016 елда шундый ук суммага “Космос” үзидарәсе ия булды. Алар аны Гагарин урамының 21 номерлы йорт алдына бара торган асфальттан тротуар салдырырга тоттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International