“Авангард” агрофирмасыннан Илгизәр Сөнгатов икенче төркемдәгеләр арасында алда бара. Ул бу көнгә “Акрос-530” комбайны белән 936 тонна ашлык суктырды.
Өченче төркемгә керүче комбайнчылар арасында лидер алышынды. Беренче урынга шулай ук “Авангард”тан Дмитрий Сидоров чыкты. Аның күрсәткече 1551 тоннага тиң.
Дүртенче төркемдәге “Лексион-580” комбайны районда бердәнбер. Аңа “Дружба” агрофирмасының 3 номерлы филиалыннан Александр Масленцев идарә итә. Бу көнгә ул 1307 тонна иген җыеп алды.