ЯҢАЛЫКЛАР

24
март, 2020 ел
сишәмбе

Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 10 ел эчендә Татарстанда тормышның барлык өлкәләрендә дә100 программа һәм проект гамәлгә ашырылган. 10 еллык эш нәтиҗәләрен һәр татарстанлы диярлек үзендә тойды.

Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын башлады. Капиталь ремонт узган йортларда татарстанлыларның яртысы диярлек – 1,9 миллион кеше яши. Ел саен программа кысаларында 1000нән артык күпфатирлы йорт төзекләндерелә.

 Буа муниципаль районында 2014 елдан башлап капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 48 күп фатирлы йорт яңартылган. Әлеге программа буалылар өчен имин һәм уңайлы шартлар тудыруга ярдәм итте. Районда төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, "Ишегалды бәйрәме"н уздыру традициягә әйләнде. Агымдагы елда үзләренең "Ишегалды бәйрәмен" шәһәребезнең 6 күп фатирлы йортында яшәүчеләр билгеләп үтәчәк дип планлаштырыла. Алар арасында Космовский ур., 81 йорт, Ефремов ур., 152а, Гагарин ур., 9, Энгельс ур., 52/44, Өрәңге ур., 50  адресы буенча урнашкан йортларда яшәүчеләр дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International