ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2020 ел
шимбә

Пенсия фондының территориаль идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буа районында өч яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 5 меңнән артык балага бер тапкыр бирелә торган түләүләр алынган. Түләүләрнең гомуми суммасы 72 млн. сумнан артык. Пенсия фонды хезмәткәрләре, кыскартылган составта эшләсәләр дә, ил Президенты куйган бурычны кыска вакыт эчендә башкарып чыктылар. Документлар белән эшләү иртәдән төнгә кадәр барды, тәүлек эчендә ике меңнән артык гариза эшкәртергә туры килде. Исегезгә төшерәбез, түләү өчен гаризалар агымдагы елның 1 октябренә кадәр кабул ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International