ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итә, 2 июльдән 4 июльгә* кадәр Татарстанда «ТАТАРСТАНДА КЫР КӨНЕ-2020» дип исемләнгән кыр форматында иң зур күргәзмә узачак. Инде хәзер үк күргәзмәгә килүчеләр һәм анда катнашучылар өчен теркәлү, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары өчен аккредитация үтү гамәлдә.

“Кыр көне – 2020” Лаеш районында ачык һавада узачак. Күргәзмә эшлекле форматны гына түгел, ә әзерлекнең катлаулы тәртибен дә үз эченә ала. Аны үткәрүгә әзерләнү бер ел кала көзге культуралар, ә аннары сабан культуралары чәчүдән башлана. Бүгенге көндә тәҗрибә кырларындагы демонстрацион чәчүлекләр яхшы хәлдә һәм тиздән авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән танышырга мөмкин булачак.

Күргәзмәдә шулай ук «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Хуҗалык итүнең кече формалары» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International