ЯҢАЛЫКЛАР

4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен, язның матур бәйрәме алдыннан, 8 мартта, Буа муниципаль районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үзләренең тәрбияләнүчеләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйлар. Быел да социаль хезмәтләр алучылар игътибарсыз калмады.

Бүген, 4 мартта, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече һәм Буа ветеринария техникумы волонтерлары тыл хезмәтчәне Боздунова Тамара Михайловна йортында бәйрәм котлавы оештырдылар. Социаль эшләр буенча белгеч Инга Шәрипова аңа  озын гомерле булуын, сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләде, “Преодоление” клубы әгъзалары - балалар кулы белән ясалган котлау открыткасы тапшырды.  Волонтерлар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Тамара Михайловна бәйрәм котлавыннан бик канәгать булып калды. Ул үзенә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.

1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Ветераннарны   әһәмиятле даталар белән котлау районда күркәм традициягә әйләнде. Бүген өч юбилярның туган көннәре билгеләп үтелә.

Истәлекле дата белән Нурлатта яшәүче Сәйран Идият кызын  Хәсәнованы котладылар. Бүген, язның беренче көнендә, аңа 95 яшь тулды.

Вольнистан авылында яшәүче Наҗия Әхмәдулла кызы Хөсәенова һәм Түбән Наратбаш авылыннан Зиннәтбану Кәлим кызы Әхмәтшина 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Һәркемгә районнан котлау телеграммалары һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International