8 март - әниләргә, әбиләргә, апа-сеңелләргә безнең мәхәббәтебезне, ихтирамыбызны белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Шуңа бәйле рәвештә Буа районының «Гармония» социаль педагоглары социаль педагоглар, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, үз куллары белән бәйрәм композициясен ясау буенча мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар.
Балалар джут җепләреннән гади җыелмалар, кәгазь стаканчиклар һәм декоратив тасмалар ярдәмендә матур кәрҗиннәр ясаганнар. Бу кәрзиннәрдә бижутерия, конфетлар һәм башка вак-төякләрне сакларга яки чәчәкләр өчен ваза итеп кулланырга мөмкин. Балалар әниләренең мондый истәлекле бүләккә ничек шатланачагы турында актив фикер алыштылар. Чөнки һәр ана өчен бала бүләге- иң кыйммәтле бүләк бит.
Мондый чаралар иң якын кешегә - әниләргә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияли.