Француз язучысы Оноре де Бальзак: "Бөтен фәнгә ачкыч-сорау билгесе", - ди. Балаларның игътибарын фәнни ачышларга һәм казанышларга җәлеп итү, фәнгә кызыксыну уяту, фән һәм технологияләр елын пропагандалау, шулай ук фәнни әдәбият елын пропагандалау максатыннан, Боерган авыл китапханәсендә укытучы – пенсионер И.Г. Латыйпов белән галәм төзелеше турында очрашулар дәвам итте. Китапханәче Елена Хлынова борынгы һәм заманча фәннәр, күренекле галимнәр, яңа технологияләр уйлап табу даталары, тормышыбызга шулай нык үтеп кергән әйберләр турында сөйләде.