ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 2014 елдан контроль-күзәтчелек чараларын планлаштырганда куркыныч-юнәлешле якын килү гамәлгә ашырыла. Бу контроль-күзәтчелек чараларын планлаштыруның методик алымнарын яңадан карарга, өстенлекләрне билгеләргә һәм, барыннан да элек, кеше сәламәтлегенә зыян китерүнең югары потенциаль куркынычы булган эшкуарлык эшчәнлеге объектларын тикшерүгә бөтен көчләрен тупларга мөмкинлек бирде.

   Халыкара сукырлар көне уңаеннан Буа муниципаль районнындагы халыкка социаль ярдәм алучы күз буенча инвалидларның сорауларына җавап бирделәр, үзләренең тәкъдимнәрен әйтелләр.

   Халыкара сукырлар көне сау – сәләмәт кешеләргә яныбызда безнең ярдәмгә, яклауга мохтаҗлар булуын искәртә. Өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 8 күз буенча инвалид исәптә тора.   

     

"Созвездие» ("Йолдызлык") – Татарстан Республикасының талантлы яшьләре арасында ел саен үткәрелә торган иң якты вакыйгаларның берсе. Менә унсигез ел инде бу фестиваль республиканың сәнгать эшлеклеләренә шәһәрнең танылган таланты белән генә түгел, ә яңаларын табарга да ярдәм итә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Ел саен үткәрелә торган "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестивален үткәрү турында " 2018 ел, 20 гыйнвар, 20 нче карары нигезендә – Татарстан Республикасында иҗади сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне эзләү, аларга ярдәм итү, үстерү, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт органнарының һәм иҗтимагый оешмаларының балалар һәм яшьләр иҗатына ярдәм итү, яшьләр арасында милли, мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне үстерү өлкәсендә тырышлыкларын берләштерү максатыннан 2019 елның 21 гыйнварыннан 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасында XIX "Созвездие – Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивален үткәрү планлаштырыла.

Заманча законнар нигезендә ата-аналар үз балигъ булмаган балаларын кайгыртырга һәм тотаргар бурычлы. Әлеге кагыйдәдән закон алиментлар түләгән очракта да искәрмә калдырмый. Аерым яшәүче ата-ана үзенең чыгымнары буенча катнашырга тиеш. Әмма  эш урыны булмаган яки аны югалткан бурычлы ничек булышырга тиеш?


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

13 ноября с 8.00 до 12.00 Управление Росреестра по Республике Татарстан проведет «Единый день горячей линии» по вопросам кадастровой оценки недвижимости. 

2018 елның 13-14 ноябрендә "Яшьлек" спорт комплексында Буа муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узачак. Чемпионатта катнашучыларның барысына да уңышлар телибез.

3 декабрьгә кадәр гражданнарга түбәндәге түләүләрне түләргә кирәк:
· физик затлар милкенә салым
· җир салымы
· транспорт салымы
· салым агенты тарафыннан сакланмаган физик затлар кеременә салым
Салым түләү регистрация органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән белешмәләр буенча төзелә торган салым белдерүләре, шулай ук физик затларның 2 НДФЛ формасы буенча керемнәре турында белешмәләр нигезендә башкарыла.

    Хөрмәтле буалылар! Алимент түләмәүче ата-аналарның балигъ булмаган балалары тәрбияләнүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, иртәгә, 13 ноябрьдә, Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнары  прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, ТР буенча ФССП Идарәсенең территориаль бүлекчәләре, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгының социаль яклау бүлеге, Буа шәһәренең мәшгульлек үзәге белән берлектә алимент түләтүне тәэмин итү мәсьәләлре буенча гражданнарны кабул итүнең бердәм көне уздырыла.

  Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Буа шәһәре, Жорес ур., 110А, Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасы, 13.00 сәгатьтә башлана. Тел.: 3-56-41.

Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге Гимназия базасында "Географик диктант" халыкара акциясе узды . Акциядә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова, мәгариф идарәсе методисты, география укытучылары, юнамерлылар һәм Буа районы мәктәпләре укучылары катнашты. Акциядә катнашкан кешеләрнең гомуми саны -233 кеше. Географик диктант 2015 елдан башлап В. В. Путин инициативасы буенча Рус география җәмгыяте тарафыннан үткәрелә. Диктантның төп максаты-географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясенә кызыксыну арттыру. Диктант язу нәтиҗәләрен 2018 елның 30 ноябреннән соң белергә мөмкин. Моның өчен сайтта катнашучының шәхси номерын кертергә кирәк dictant.rgo.ru

Район җитәкчелеге Бикмураз авылында яшәүче Нәкыя Бикчәнтәеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев Нәкый Шәйхетдин кызына Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, муниципаль районнан акчалата бүләк тапшырды. Лаеклы ялга чыкканчы Нәкыя апа "Вираж"ЯАҖдә эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International